Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан 2016 елда информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын кабул итү хокукын яулады

Казан - информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын кабул итә торган Россиянең беренче шәһәре.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, министрлыкның мәгълүмат технологияләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Надежда Сулимова, Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәге ДУП башкарма директоры Татьяна Камалетдинова кергән Татарстан делегациясе Ломбардиядә (Италия) информатика буенча узган XXIV Бөтендөнья олимпиадасы кысаларында Казан гаризасы тәкъдим иткән. Казан 2016 елда олимпиада кабул итү хокукы өчен Япония һәм Әзербайҗан шәһәрләре белән көрәште, әмма Халыкара олимпия комитеты безнең заявканы хуплады.

Әлеге олимпиада Казанда 2016 елның июлендә узачак. Катнашучылар 2013 елгы Универсиада авылында яшәячәк, ә олимпиаданы Казанның IT-парк базасында үткәрү планлаштырыла. Әгәр ул вакытка кадәр Татарстанда "Иннополис" киңкүләмле проекты гамәлгә куелса, үткәрү урыны анда күчерелергә мөмкин.

«Татар - информ» МА материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев