Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга кергән студентларның 30 проценты Россия төбәкләреннән 

Студентларның күпчелеге Ижевск, Ульяновск, Йошкар-Ола һәм Кировтан килә.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керүче студентлар Ижевск, Ульяновск, Йошкар-Ола, Киров һәм Россиянең башка шәһәрләренән килә. Бу хакта мәгълүматны КДАТУ ректоры Рәшит Низамов Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә хәбәр итте. 

«Бу шәһәрләрдә безнең профиль буенча белгечләр әзерләүче вузлар бар. Безнең диплом югарырак бәяләнә, шул сәбәпле булачак студентлар безнең дипломны алуның яхшырак булуын аңлый», — диде Низамов. 

Ректор сүзләренчә, югары уку йортлары өчен быелгы кабул итү кампаниясе катлаулы булган, чөнки дистант документларны илнең барлык уку йортларына җибәрергә мөмкинлек бирде. Күп абитуриентлар заявкаларын башкала учреждениеләренә җибәргән. 

Быел 1,1 мең кеше Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты булган. 2019 елда студентлар саны шул ук булган.

Интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында карарга була.

Видеоверсия шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында урнаштырылган. 

«Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруының телевизион вариантын тамашачы «Татарстан 24» телеканалында шимбә сәгать 18.30да, якшәмбе сәгать 13.30да карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев