Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан командасы «Безнең заман» яшьләр фестивалендә җиңү яулады

Эшләүче яшьләр иҗатына багышланган VIII фестиваль җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. 

«Наше время — Безнен заман» фестиваленең төп призын Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы яулады. Аларга республика Президентының күчмә Кубогы тапшырылды. Аның авырлыгы 45 килограмм. 
ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, ТР Президенты әлеге проектны игътибар белән күзәтә. Яшьләргә юнәлтелгән зур инвестицияләр, ул — республиканың киләчәгенә булган инвестицияләр.
Быел тапшырылган заявкалар саны арткан. Эшче һөнәр вәкилләре бу форумга актив рәвештә әзерләнгән. 
Шунысын да әйтергә кирәк, быел катнашучылар яше арттырылган. Хәзер иҗади коллектив составына 35тән 45 яшькәчә кешеләр керә ала. 
Проектның авторы һәм оештыручысы — «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр җәмәгать оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев