Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан Сабантуе кунакларны көтә!

Казанда Сабантуй 23 июнь көнне узачак. Бәйрәмне шәһәрнең 3 урынында - Аккош күле, Мирный бистәсе һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкларда зурлап уздыру күздә тотыла.

Сабантуй чараларының тематик ягы инде күптән билгеле, мәйданнарда әзерлек эшләре гөрли, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми сайты. Дәрвишләр бистәсендә үтәчәк бәйрәм Сабантуйның символы булган Казан сөлгесенә багышланган булачак. Ә инде Мирный бистәсе Каенлыгы һәм Аккош күле буена баручылар исә Татарстанның тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан оештырылган тамаша карый алачак.

Татар халкының әлеге матур бәйрәмен милли уеннардан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бәйрәмнең бу өлешенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, колгага менү кебек уеннарның барысы да оештырыла. Көрәш ярышына исә Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә батырлар килер, дип планлаштырыла. Абсолют җиңүче исә тәкә һәм машина белән бүләкләнәчәк.

Сабантуй урыннарына халыкны, һәр елдагыча, махсус билгеләнгән автобуслар йөртәчәк. Транспорт чараларының саны 189га кадәр җитә. Маршрутлар быел халык мөрәҗәгатьләрен истә тотып уйланылган. «Автобусларга аерым зур игътибар бирергә кирәк. Халык белән тулы, тынчу автобуслар бәйрәм кәефен төшерергә мөмкин», дип ассызыклаган шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Гадәттә, Казанда Сабантуй көне башка зур, кызыклы чараларга да бай булуы белән аерылып тора. 23 июнь көнне «Казан» ат-спорт комплексында ат чабышы уздырылачак. Ә Кабан күлендә исә халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышы - F1 катерларында узыш буенча дөнья чемпионаты үткәрелә.

http://intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев