Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан тирәсендә әйләнеч юл төзеләчәк

Автотрасса төзелеше ярдәмендә республикада яңа юл барлыкка килергә мөмкин.

М12 «Мәскәү-Казан» тизйөрешле автотрасса һәм шәһәр тирәли әйләнеч трасса төзелеше Казан тирәсендә Мәскәүнекенә охшаган юл әйләнәсе булдырырга ярдәм итәчәк. Әлеге фикер белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин уртаклашты.
Чукин сүзләренә караганда, көньяктан урау юл, булачак әйләнеч юлның 24 километрын үз эченә ала. Юл төзелгәннән соң Казанга һәм башка шәһәрләргә тизрәк килеп җитәргә мөмкин булачак. 
Башкала әйләнәсендәге юл Казан аэропортының логистик үзәкләренә йөкләрне тизрәк алып барырга һәм чыгарырга ярдәм итәчәк. 
Юл төзелеше буенча эшче төркем булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев