Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Казан утлары» журналы «Киллер» китабын чыгара

Марат Кәбировның китабын февраль аенда сатып алып булчак. 

«Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгара. Китапны сату быел февраль аенда башланачак.

Повестьнең сюжеты кызыклы, дип билгеләп үтте "Казан утлары«ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Китапка «Киллер» повестеннән тыш Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк.
Китапны газета редакцияләрендә һәм китап кибетләрендә сатып алып булачак.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында басылып чыгачак китап — кесә форматында. 

«Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясенә кергән икенче китап. Беренчесе — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы 2020 елның декабрь аенда 2000 данә белән чыгып, өч атна эчендә сатылып бетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев