Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан янында ял итү урыннары аномаль эсселек аркасында ябылырга мөмкин

Ел башыннан ТР урманнарында янгын чыгу мөмкинлеге югары булган 694 термик нокта ачыкланган.

Татарстанда алты урман янгыны теркәлгән. Бу соңгы ун елда беренче тапкыр шундый күрсәткеч.

Ел башыннан ТР урманнарында 694 термик нокта ачыкланган. Бу сан узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Хәл начарланса, Казан хакимияте популяр ял итү урыннарына баруны тыярга мөмкин.

ТР Урман хуҗалыгы министры Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, ТР урманнарында янгын куркынычының дүртенче классы саклана. Аномаль эсселек хәлне катлауландыра. Хәл начарланса, хакимият урман-парк зоналарына бару режимын катгыйландырачак. 

Бүгенге көндә федераль әһәмияттәге урман фондына бару тыела.Тик янгыннар белән хәл начарланса, Казан хакимияте шәһәрлеләрнең популяр ял итү зонасын — Аккош күлләре янындагы урман-парк зонасын ябу турында карар кабул итәргә мөмкин.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга — 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин», — дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.

Инспекторлар составы тәүлек буе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X