Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда 25 июльдә «Мин күкне сайлыйм!» авиашоу бәйрәме узачак

Бәйрәм сәгать 15.00дә башланачак.

Татарстан башкаласында 25 июльдә «Казан» гаилә үзәге янында Россия Һава флоты көненә багышланган тантаналы чара — «Мин күкне сайлыйм! авиашоу бәйрәм узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Бәйрәм барышында 30га якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводы карамагындагы һава суднолары булачак.
Чарада ике атаклы пилот төркем — «Русь» һәм "Стрижи«катнашачак.
Бәйрәм көнендә балалар өчен модель түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылачак. Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше планлаштырылган.
Чараны оештыручылар — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ. Бәйрәм сәгать 15.00дә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев