Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда 86 яшьлек ир хатынына пычак белән кадаган

Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган. 

Казанда 86 яшьлек ир-ат, 72 яшьлек хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аны пычак белән чәнчеп үтергән.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Фаҗига Толстой урамындагы йортларның берсендә булган. Хатыны иренә кызларының башка ирдән булуын әйткән.

Шунда ир-ат өстәлдән пычак алып, хатынының күкрәгенә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Шуннан соң ир-ат үги малаена шалтыраткан, аңа барысын да сөйләп биргән һәм үз-үзенә кул салырга омтылган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев