Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда Бакчачылар көненә багышланган ярминкә узачак

Ул 5 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркында булачак.

5 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» Агросәнәгать паркында Бакчачылар көненә багышланган ярминкә узачак. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала.
Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарының коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукцияне алып киләчәк.
Чараның максаты — республика территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелекне үстерү.
Татарстанда барлыгы 900дән артык коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча участогыннан файдалана. 
Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга актив ярдәм күрсәтә. 2017 елдан бакчачыларның проблемаларын хәл итүгә 500 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Шулай итеп, өч ел эчендә 1 миллиард 650 миллион сум күләмендә финансланган. 
Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, катлаулы икътисади шартларга карамастан, агымдагы елда бу эш дәвам итәчәк, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев