Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда бер яшьлек сабый җиденче каттан егылып төшкән

Бала фатир тәрәзәсеннән егылган.

24 июнь көнне иртәнге сәгать биштә Чуйков урамындагы 27нче йортта фаҗига булган. Җиденче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән. Күп санлы җәрәхәтләр алган бер яшьлек кызчыкны хастаханәгә алып китәләр.

«Баланы уртача авырлыктагы хәлдә ДРКБга китерделәр. Әмма бала алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан биргән», — дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә ТР Эчке Эшләр министрлыгы.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев