Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатларын каршы алалар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башлана. Казанда конгрессның төзекләндерү үткәрелгән бинасында делегатларны һәм кунакларны каршы алалар. Съезд эшендә Россиянең 73 төбәгеннән - 479, Татарстаннан - 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнашачак. Чарага чакырылган кунаклар саны - 253, шуның 89сы Россия төбәкләреннән. Гомумән алганда, съезд эшендә 1054 делегат...

Бүген делегатлар "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы"; "Гаилә, демография, милли тәрбия"; "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк, фикер алышачак. Шулай ук, "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак. Кичен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Казан" бию ансамбле "Казан хәзинәсе" тарихи-хореографик спектаклен күрсәтәчәк.

Иртәгә исә, съездның пленар утырышы үтәчәк. Пленар утырыш алдыннан, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесында "Татарстан Республикасының визит карточкасы" фотоэкспонат күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның иҗтимагый структураларының соңгы 5 ел эчендәге эш нәтиҗәләре турында хисап тотачаклар. Съезд делегатлары БТК Башкарма комитетының яңа составын сайлаячак, алар, үз чиратында, рәисне сайлап куячак. Контроль ревизия комиссиясе хисабы, Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертү, съездның резолюциясен һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү, милли шура һәм җитәкче органнарны, контроль-ревизия комиссиясен сайлау көтелә.

4 нче августта "Корстон" комплексында Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать объектлары презентацияләнә. 5 нче августта делегатлар Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарына барып, социаль-мәдәни тормыш һәм милли традицияләр сакланышы белән танышачак. Бу көнне, шулай ук, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәфәр оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев