Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда кардиологларның Россия илкүләм конгрессы үтәчәк

Форумга 10 меңгә якын табиб онлайн тоташа алачак.

Казанда кардиологларның Россия илкүләм конгрессы үтәчәк. Анда меңгә якын белгеч катнашыр дип көтелә. Форумга 10 меңгә якын табиб онлайн тоташа алачак. 
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, чит ил белгечләре Казанга килми. Конгресста уннан артык чит ил табибының дистанцион чыгышы ясавы көтелә.
29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр 160 симпозиум үткәрү күздә тотыла.
«Россия кардиология җәмгыяте конгрессы — илнең иң зур профессиональ медицина берләшмәләреннән санала. Анда 7 меңнән артык белгеч катнаша. Конгресс ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Екатеринбург шәһәрләрендә уза. Аны үткәрү өчен билгеле бер таләпләр бар. Бары тик әлеге дүрт шәһәр генә бу хокукка ия булды», — дип ассызыклады Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты һәм Идел буе федераль округы штаттан тыш баш кардиологы — КДМУның кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев