Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда һәм Болгарда 20, 21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә

Ут тамашасы 20:00дә башланып төнге сәгать 1гә кадәр дәвамм итәчәк.

Казанда ут тамашасын Казан Кремле диварлары янында күрергә мөмкин булачак.

Тамаша нигезенә татар халкына хас традицион ислам символлары һәм төп принциплары салынган. Шоу үзендә ислам дөньяга алып килгән яктылык идеясен алга сөрә. Шоу контентында Ибн-Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, ярымай, яктылык һәм белем чыганагы буларак изге китап чагылдырылган.

20 һәм 21 майда тамашаны Болгардагы Ак мәчет стеналарында күрсәтәчәкләр. 

Тамаша 20: 00 сәгатьтә башлана һәм 1:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 21 май көнне Болгарда «Изге Болгар җыены» үтәчәк. Аның кысаларында әзерләнгән мәдәни программада: концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев