Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда метроның икенче тармагын 2020 ел ахырында төзи башларга планлаштыралар

Хәзерге вакытта җир асты төзелеше буенча проект документлары Мәскәүдә дәүләт экспертизасы уза.

Казанда метроның икенче тармагын 2020 ел ахырында төзи башларга планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Республикасының Инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин сөйләгән.
Хәзерге вакытта җир асты төзелеше буенча проект документлары Мәскәүдә дәүләт экспертизасы уза. Идарә башлыгы фикеренчә, Мәскәүдә дәүләт экспертизасы якынча өч айдан соң тәмамланачак. Аннан соң ведомство эшне тулы күләмдә башлый ала. 
Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин. Телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев