Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда мөселман киемнәре буенча иң яхшы Россия модельерын билгеләделәр

6 мартта Казанда "Islamic clothes" Бөтенроссия мөселман һәм милли киемнәр дизайнерлары конкурсы узды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина белдергәнчә, конкурста катнашу өчен Мәскәү, Петербург, Самара һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 40ка якын заявка бирелгән. Финалга бары тик 10 коллекция генә узган, аларның күбесе Татарстан модельерларыныкы.
"Без бу коллекцияләр белән күп илләрнең подиумнарын яуларга тиеш. Әлбәттә, безне чакыра башладылар һәм без Татарстан костюмы бөтен дөньяга танылсын өчен тырышачакбыз. Хәзер хезмәттәшлек итү буенча килешүләр төзибез. Май аенда Франциягә барабыз. Безнең бурыч - талантлы иң яхшы дизайнерларны анда укырга җибәрү. Иң яхшы коллекцияләрне булдыру өчен камилләшү зарур, өйрәнергә кирәк - бу аларга халыкара конкурсларда җиңәргә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ул.
Дефиле нәтиҗәләре буенча конкурсантлар түбәндәге номинацияләрдә бүләкләнде: "Заманча киемдә милли бизәкләр" - Энҗе Галәветдинова ("Җәүһәр коллекциясе"), "Иң яхшы кичке коллекция" - Ләйсән Гарипова ("Бәхет чәчәге"), "Патшабикә киеме" - Гөлия Гыймадиева, "Оригиналь карар" - Мария Кубасова ("Идел зәркане"), "Иң яхшы татар костюмы" - Әнисә Рахматуллина "Моңлы Казан", "Иң яхшы стилистик карар" - Факия Сабирҗанова, "Иң яхшы туй күлмәге" - Илзирә Сайранова ( "Аккошлар"), "Иң яхшы яшьләр коллекциясе" - Алия Халиуллина.
Мәскәү модельеры Резедә Сөләйманова Гран-прига ия булды, ә "Профессиональ" - Ләйсән Хаҗиева.
Барлык номаинация җиңүчеләре дә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, проект партнерлары бүләкләренә лаек булды. Ә ике төп җиңүчегә Ирина Феличкинаның киемнәр стиле буенча Югары һөнәри мәктәбендә укуга сертификат тапшырылды.
Искәртеп узабыз, бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мөслимәләр берлеге, Ислам мәдәнияты үзәге ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарә, Казан муниципаль берәмлеге, Россия мөфтиләре советы, Бөтендөнья ислам яшьләре ассамблеясе, ТР Дизайнерлар берлеге теләктәшлегендә оештыра.

Юлия Ревина, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев