Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда студентлар-автомобильчеләр арасында “Автосессия” конкурсының финалы узды

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Ярышларда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, машина йөртү осталыгын һәм иҗади талантларын күрсәтте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

25 сентябрьдә Татарстанда студентлар-автомобильчеләр арасында “Автосессия” республика конкурсының финалы булды. Быел бу бәйге инде унынчы тапкыр уздырыла.

Финалда республиканың 10 шәһәреннән һәм районыннан 36 катнашучы булды. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә, машина йөртү осталыгында һәм иҗади талантларда көч сынашты.

Команда зачетында Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы укучылары җиңде. Көмеш медальләрне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре алды. Өченче урында – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары.

Шәхси зачетта алтын медальне Олег Герасимов алды (Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы). Көмеш медаль Владимир Смирновка (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) эләкте. Бронзаны Газиз Мөдәрисов (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев