Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда урамда йөрү өчен белешмә сатучыларны тоткарлаганнар

Белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга сатканнар.

Татарстанда полицейскийлар Казан шәһәрендә йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктатты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә эшкә урнашу буенча белешмәләр әзерләү һәм аларны сату буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган. Белешмә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәрендә йөрү хокукын бирә.

Полицейскийлар "Whatsapp" социаль мессенджеры һәм "ВКонтакте" социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 сумнан 2000 сумга сатуын ачыклаган.

Нәтиҗәдә, ялган белешмәләр алынган, акча тапшырганнан соң югарыда күрсәтелгән затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Ике факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев