Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанның яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы булдырылачак

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын кушу турындагы закон 16 ноябрьдән үз көченә керәчәк.

Лаеш районының бу көздә рәсми рәвештә Казанга кушылачак территориясендә яңа спорт комплексы төзеләчәк. Бу хакта шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Әлеге территориядә чаңгыда йөрү һәм биатлон буенча күнегүләр һәм ярышлар үткәрү өчен спорт комплексы төзү планлаштырыла», — диде спикер. Ул ассызыклаганча, әлеге территориягә республика хакимият органнарының да, муниципаль берәмлекнең дә башка бернинди планнары юк.
Комплекс төзелеше башланган инде. Беренче чиратны төзү быел ук тәмамланырга тиеш, шуннан соң база беренче спортчыларны кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев