Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күбрәк түли башладык: алабугалыларның ТКХ өчен квитанцияләрендә нәрсә үзгәрде

Бу көннәрдә “Татэнергосбыт” АҖ халыкка хезмәт күрсәтү офисында гадәти булмаган җанлану күзәтелә. Чиратта торучы алабугалыларның күбесе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге үзгәрешләр турында актив фикер алыша.

Бу уңайдан газета укучыларыбыз сораулар белән безнең редакциягә дә шалтыратты. Аларның сүзләренә караганда, узган ай белән чагыштырганда, ТКХ өчен түләүләр сизелерлек арткан, һәм бу канәгатьсезлек һәм аптыраш тудыра.

БЕРДӘМ ИСӘП-ХИСАП ҮЗӘГЕНДӘГЕ ХӘЛ

− Һаман бер үк нәрсә: яңа ел башландымы, бәяләр күтәрелә! Пенсия болай да кечкенә бит, ничек яшәргә соң? Коммуналь хезмәтләргә тарифларны күпме арттырырга була, − дип ачулана пенсионер Евдокия Иванова.

Әби, курыкмагыз, түләүгә электр энергиясе бәясе кертелгән, шуңа күрә күп, – дип аңлатырга омтыла бердәм исәп-хисап үзәге белгече.

Ә сезнең яңа квитанцияләр буенча сорауларыгыз бармы? – дип мөрәҗәгать итәм яңа гына түләп, чыгу юлына ашыккан өлкән яшьтәге ир-атка.

Юк, – дип җавап бирде Александр Казаков, – миңа квитанциянең гомуми икәнлеген аңлаттылар, барысын да аңладым.

Әмма Александр Степан улы кебек кешеләр аз, ә калган түләүчеләрнең сораулары шактый. Газетабыз торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә нинди үзгәрешләр барлыкка килгәнен ачыкларга булды.

ТАРИФЛАРНЫ АЧЫКЛЫЙБЫЗ

ТКХ өчен тарифларга бәйле вәзгыять турында ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Лилия Маликова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан кайбер хезмәтләр буенча арту, чыннан да булган, шул ук вакытта кимү дә бар. Коммуналь хезмәтләргә килгәндә, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару хезмәте өчен түләү 20 процентка артты, – дип аңлатты ул.

Элек тариф НДС (өстәмә кыйммәткә салым)ны исәпкә алмыйча билгеләнә иде, ә 2020 елдан тарифта НДСта исәпкә алына. Күп фатирлы йортлар өчен тариф хәзер бер кешегә 86 сум 34 тиен тәшкил итә, шәхси сектор өчен бер кешегә 93 сум 66 тиен. Бу тарифлар ТР Тарифлар буенча комитетының 2009 елның 19 декабрендәге 11-54/ТКК карары белән расланган. Киләсе үсеш 2020 елның июлендә булачак.

ТКХ һәм төзелеш Департаменты җитәкчесе сүзләренә караганда, торак хезмәтләренә дә бәяләр артты. Мәсәлән, үзгәрешләрне “йорт эчендәге гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыру, йорт яны территориясен җыештыру,чүп үткәргечкә хезмәт күрсәтү, торак биналарның конструктив элементларына агымдагы ремонт, лифт җиһазларын карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү, сыек көнкүреш калдыкларын чыгару һәм чистарту (соңгы графа су белән тәэмин итү системасына тоташмаган йортларга гына керә. – Автор иск.) юлларында табарга мөмкин.

 

– Лифт җиһазларын беренче каттан башлап карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү күптән булырга тиеш иде. 2018 елда тарифларга экспертиза ясалды, әмма без аларны кискен күтәрмәдек, ә этаплап күтәрәбез. Хәзер тариф, минималь хезмәт хакы артуны исәпкә алып, 2018 ел бәясенә тиң. Калган тарифлар минималь хезмәт хакы арту сәбәпле күтәрелде.

Моннан тыш, капиталь ремонтка взнослар артты. Алар Министрлар кабинетының 2009 ел, 3 декабрь, 1097 нче Карары белән расланган. Элек алар 5,85 сум иде, хәзер 6,11 сум тәшкил итә. Ә менә Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе АҖ кулланучылары өчен җылылык энергиясенә тариф яңа елдан, киресенчә, кимеде һәм гигакалориягә 2066 сум 40 тиен тәшкил итте, дип сөйләде Лилия Маликова.

БЕРДӘМ ТҮЛӘҮ ДОКУМЕНТЫ

Билгеләп үтик, бу айдан квитанцияләр белән бәйле үзгәрешләр дә булды. Эш шунда, февральдән Алабуга һәм Менделеевск районнарында яшәүчеләргә ТКХ өчен килгән квитанцияләргә электр энергиясе өчен түләү дә кертелгән. Бу сумма, әлбәттә, гадәттәгедән шактый күбрәк килеп чыкты. Алабугалыларның күбесе, “электроэнергия” юлын күрмичә, бу уңайдан ачулана башлады, – дип сөйләде “Татэнергосбыт” Алабуга филиалының икътисад, финанслар һәм физик затлар белән эшләү буенча начальник урынбасары Татьяна Ерычева.

– “Татэнергосбыт” АҖ базасында бердәм исәп-хисап үзәге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2017 елның августында ук оештырылды. Һәм менә, узган елның декабрендә тоташтыру процедурасы тәмамланды. Хәзер электр энергиясе белән тәэмин итүче, ягъни безнең оешма, энергия белән тәэмин итүдән тыш, торак-коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре өчен түләүләрне исәпләү функцияләрен башкара.

Шулай итеп, хәзер халык “электр белән тәэмин итү” хезмәте буенча аерым счетлар алмый. Әлеге хезмәт өчен барлык исәпләүләр бердәм түләү документы составына кертелгән – ТКХ өчен түләүләр нәкъ менә шулай атала. Әлеге яңалыклар татарстанларга барлык түләүләрне бер документ белән түләргә мөмкинлек бирә, бу бик уңайлы, дип билгеләп үтте Татьяна Ерычева.

Счетчик күрсәткечләрен тапшыру ысулы һәм даталары үзгәрми, дип билгеләп үттеләр бердәм исәп-хисап үзәгендә. Әгәр дә ваклап яки өлешчә түләү кирәк булса (мәсәлән, кеше электр энергиясе өчен генә түләргә теләсә), бу мәсьәлә белән бердәм исәп-хисап үзәге операторларына шәхсән килергә кирәк булачак, ди белгечләр.

БЕЛГЕЧЛӘР НӘТИҖӘСЕ

Билгеләп үтик, Алабуга һәм Менделеевск районнарында яшәүчеләр бу пилот проектта беренче булды. Март аеннан бердәм түләү документын республиканың башка районнары да ала башлаячак. Әлеге документ чын мәгънәсендә “бердәм”, дип нәтиҗә ясый белгечләр, чөнки аннан тыш кулланучыларда бары бер квитанция – газ өчен түләү генә кала. Сүз уңаеннан, бердәм исәп-хисап үзәге белгечләре сүзләренә караганда, безнең республиканың бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән башка төбәкләрдә дә кызыксынганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев