Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Күңел» радиосы юбилее уңаеннан зур концертка чакыра

Юбилей уңаеннан узачак концертта Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак.

«Күңел» радиосының 25 еллыгы уңаеннан 1 августта Чаллыда узачак концертта Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак.

«Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур юбилей концерты үтәчәк. Радионың 25 еллык юбилее «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең 30 еллыгы белән дә туры килде. Шуңа да без аны уртак бәйрәм буларак оештырдык. Тамашачылар алдында Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Лилия Хәмитова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Дәниф Шәрәфетдинов һәм башка популяр артистлар чыгыш ясаячак», — диде «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Лилия Мәхмүтова сүзләренчә, Дәниф Шәрәфетдиновның чыгышы халык тарафыннан күптән көтелгән вакыйга. Оештыручылар юбилей концертында бары тик хитлар яңгыраячагын вәгъдә итә.

«Җәй булуына карамастан, халык концертка билетлар ала. 800 урынлык залда бүген иртән 94 билет кына сатылмый калган иде. Бер-ике көн эчендә алары да калмаска мөмкин. Концертка килергә теләүчеләр билет алуны озакка сузмасын», — диде Лилия Мәхмүтова.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев