Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Керәшен – моңлы халык

27 октябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында "Әй керәшенем, карендәшем минем" дип исемләнгән фольклор кичәсе узды.

- Мондый фольклор кичәләрен ел саен үткәрәбез. Марилар, удмуртлар, шулай ук татарларның "Сөембикә ансамбле" белән булды, ә бүген бездә керәшен татарлары. Киләсе елга урыслар булыр, дип көтәбез, - ди кичәне алып баручы, татар һәм туган як турындыгы китапханә җитәкчесе Раушания Вәлиева.
Кичәдә "Татарстан Республикасындагы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы" Алабугадагы бүлекчәсен җитәкләүче Николай Мельников чыгыш ясады. Ул безгә уздырылган чаралар турында сөйләде, керәшен халкының милли өс киемнәре, йолалар, туй йолалары белән таныштырды. Үзенең чыгышын слайд-презентация белән тәмамлады. Кунаклар арасында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең "Айбагор" фольклор ансамбле (җитәкчесе Людмила Гатауллина) һәм "Ак каз" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Владимир Мироваев) бар иде, алар да тамашачыларны сокландыргыч чыгышлары белән шаккаттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев