Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КЕШЕ ИМИНЛЕГЕ ӨЧЕН

Алабуга районында күп балалы, аз керемле гаиләләр һәм ялгыз яшәүче карт гражданнар яшәгән 331 урында янгын хәбәриткечләре урнаштырылган.

Автоном янгын хәбәриткече янгын чыгу урынын ачыклау, ут кабуны башында ук белеп алу өчен кирәк, дип сөйләде Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге башлыгы Александр Ябуров. Шунысы да бар: бу җайланма янгын сакчылыгына бернинди дә сигнал тапшырмый.

Аз гына ялкын кабу булганда да, күрсәткечләр бер мизгелдә ачы тавыш чыгара, шуның белән йорттагыларның игътибарын җәлеп итә, йоклаган кеше дә уяна. Әлеге хәбәриткечләрнең файдасы гамәлдә сыналган инде, уннарча янгын вакытында алар кешеләрне һәлак булудан саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев