Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кешеләр зыян күрмәгән юл һаләкәтләрен рәсмиләштерү гадиләштерелде

1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Авариягә очраган машиналар башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен авырлык тудырса, юл-транспорт һәлакәтендә үлүче һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса, йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга бурычлы.

Әмма күпләр полиция хезмәткәрләреннән башка юл-транспорт һәлакәтен теркәүне ничек башкарырга кирәклеген белми. Әгәр авариягә эләккән кешеләр юл-транспорт һәлакәтенең шартларына бәя биреп, уртак нәтиҗәгә килсә, полиция вәкилләрен чакырып тормаска да мөмкин. Аңлашылмаучанлыклар чыккан очракта ЮХИДИ идарәсенә һәлакәтне теркәүне сорап шалтыратырга кирәк. Бу очракта юлдан машиналарны алыр алдыннан авария белән бәйле бөтен мәгълүматны фото һәм видеога төшерергә һәм гадәттән тыш хәлне теркәү өчен ЮХИДИ идарәсенә килергә кирәк.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсендәге 1нче өлеше нигезендә, юл-транспорт фаҗигасендә гаепле булган һәм закон таләпләрен санга сукмаган шоферга мең сум күләмендә административ штраф салыначак.

Юл-транспорт һәлакәтен теркәү кагыйдәләрен белмәүчеләргә идарәчелекнең рәсми сайты ярдәмгә килә. Анда (gibdd.ru) махсус мәгълүмати-белешмә ресурс эшли. Сайтның "Юл-транспорт һәлакәтен теркәү" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керәсең, андагы сорауларга җавап бирәсең. Бу эш сез юлыккан юл-транспорт һәлакәтенә туры килә торган алгоритмга туры китереп башкарылырга тиеш. Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган очракта, юл-транспорт һәлакәтен теркәү ысулларының блок-схема форматын күчереп алып яныгызда йөртсәгез дә була.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев