Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә

Татарларның күпчелеге телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.

Дөнья күләмендә татар телендә якынча 7 миллион кеше сөйләшә. Бу хакта мәгълүмат белән К(П)ФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьмин белән «Без галстука» интервьюсында уртаклашты. 

Җамалетдинов сүзләренчә, татарларның күпчелеге телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.
Татарстанда 2 миллион татар яши, димәк, хөкүмәт һәм халык алдында республикадан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү бурычы җитди мәсьәлә булып тора. 

Мәктәпләрдә 90нчы еллардан башлап татар теленең нәтиҗәсез укытылуы, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында чаралар оештыру турында К(П)ФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдиновның Андрей Кузьмин белән «Без галстука» тапшыруында алып барган әңгәмәсеннән укып белеп булачак. Интервью иртәгә sntat.ru сайтында бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X