Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институты ике белем бирү проектына старт бирде

Укучылар һәм укытучылар өчен 7 бушлай программа гамәлдә булачак.

Уку елы башында КФУның Алабуга институты ике белем бирү проектына старт бирде: Алабуганың 5нче мәктәбе «Университет мәктәбе» статусын алды, ә инженер-технология факультеты бинасында Фәнни коллаборация йорты ачылды. «Коллаборация» сүзе хезмәттәшлек дигәнне аңлата, шул исәптән заманча ачышларның нигезе — фәннәрнең үзара хезмәттәшлеген. 
КФУның Алабуга институты, Татарстанда балалар өчен проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе шактый зур булганлыктан, Фәнни коллаборация йорты өстәмә белем бирү үзәгенең беренче мәйданчыгы итеп сайланган. Элегрәк гамәлгә ашырылган проектлар арасында — алабугалыларга яхшы таныш «Балалар университеты», «Интеллето», «Цифролето» җәйге сәламәтләндерү лагерьлары, «КФУмники», «Экологик коворкинг» сменалары, җәйге физика-математика мәктәбе. Ачылган үзәк укучыларга тагын да күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.
КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон әйтүенчә, «Фәнни коллаборация йорты» — ул мәктәп һәм югары уку йортларында белем бирүне интеграцияләү, шулай ук командада эшли белү, креатив һәм критик фикерләү кебек мөһим компетенцияләрне үстерүнең сыгылмалы платформасы. 
Биредә яңа форматтагы "Балалар университеты«н үз эченә алды. Биредә 5-9нчы сыйныф укучылары өчен «Шахмат әлифбасы» (5нче класс), «Робототехника» (6нчы класс), «3D модельләштерү һәм инженер графикасы» (7нче класс), «Сәнәгать дизайны: скетчинг һәм модельләштерү» (8нче класс) программалары эшли башлады.
Өлкән сыйныф укучыларын «Кече академия» кабул итә. Балаларга ике юнәлеш тәкъдим ителә: «Мехатроника һәм микроэлектроника нигезләре» (10нчы класс) һәм "1С Предприятие 8"дә кушымталар эшләү" (10-11нче класслар).
Шулай итеп, ел саен укучылар төрле өлкәләрне үзләштерәчәк. Үзәк директоры, КФУның Алабуга институты теория һәм һөнәри укыту методикасы кафедрасы мөдире Лилия Латыйпова сүзләренә караганда, программалар исемлеге белем бирү трендлары һәм Яңа һөнәрләр атласы нигезендә тулыландырылачак. Дәресләрне университет укытучылары, шулай ук махсус әзерлек узган талантлы магистрантлар һәм студентлар алып бара.
Үзәкнең эш юнәлешләреннән берсе — биология, информатика һәм технологияләр дәресләре, алар яңа җиһазлар кулланып үткәреләчәк. Моннан тыш, бер ел эчендә үзәктә Татарстанның йөз укытучысы һөнәри осталыгын арттырачак.
Фәнни коллаборация йорты Казан университетын тәмамлаган, илебез микроэлектроникасына нигез салучы, квант компьютерын эшләүче физик Камил Әхмәт улы Вәлиев хөрмәтенә аталган. Ул Мамадыш районында гади крестьян гаиләсендә туып, Россия Фәннәр академиясе академигы булуга кадәр юл үтә, физика-математика фәннәре докторы, профессор исеме алуга, Россия Фәннәр академиясе физика-технология институтының фәнни җитәкчесе булуга ирешә, ике тапкыр «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденына лаек була.
«Фәнни коллаборация йорты» дәресләренә язылу башланды инде. Ата-аналар баланың яше буенча туры килерлек программаны КФУның Алабуга институты сайтында яки dnk_elabuga@mail.ru электрон почтасына язып сайлый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев