Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институты «Тоталь диктант» үткәрәчәк

10 апрельдә 14 сәгатьтә югары уку йорты Бөтенроссия акциясендә үз грамоталылыгын тикшерергә теләүчеләр өчен ачык.

Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Алабугада «Тоталь диктант» акциясе 10 апрельдә 14:00 сәгатьтә КФУның Алабуга институтында узачак. 

Быел КФУның Алабуга институтында текстны рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Эльмира Ибраһимова һәм доцент Оксана Закирова укыячак. Быел язучы, радио алып баручы, журналист, сценарист Дмитрий Глуховский тексты укылыр дип ниятләнә. 

Катнашучыларның эшләре рус теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары тарафыннан тикшереләчәк.

Катнашу өчен totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев