Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтын тәмамлаган 100 чыгарылыш студенты кызыл дипломга ия булачак

Дипломнарны 9 июльгә кадәр тапшырачаклар.

КФУның Алабуга институтын тәмамлаган 100 чыгарылыш студенты кызыл дипломга ия булачак. Бу хакта КФУ Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дипломнарны 9 июльгә кадәр тапшырачаклар. 2 июльдән 9 июльгә кадәр университетны тәмамлаган 779 студентка дипломнар биреләчәк. Алар арасында — 100 кызыл диплом иясе.
Шушы көннәрдә КФУның Алабуга институтында юридик факультетның көндезге һәм читтән торып уку бүлеген тәмамлаган 70 кеше Казан федераль университеты дипломнарын алды. Ә тапшыру тантанасын беренчеләрдән булып 251 яшь белгеч чыгарган психология һәм педагогика факультеты ачты. Аны тәмамлаучыларга төп профессиональ документлар 5 июльдә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев