Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында татар теле курслары эшли башлады

Алар 8 февральдә башланды һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк.

КФУның Алабуга институты теләге булган һәркем өчен бушлай татар теле курсларын башлап җибәрде.

Татар теле курслары Алабуга институтында 8 февральдә башлана һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Курслар тәмамлангач, укуларны узучылар татар телен белү дәрәҗәсен ачыклауга юнәлдерелгән дифференциацияләнгән зачет тапшырачак һәм аларга әлеге курсны үтү турында КФУ сертификатлары тапшырылачак.

Укулар ике мәйданчыкта үткәрелә: институтның төп уку бинасында (Казан урамы, 89) һәм Фәнни коллаборация йортында (Төзүчеләр урамы, 16). 12 кешедән торган төркемнәр формалаша. Укуларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр кичке вакытта үткәрү планлаштырыла.

Язылу өчен телефоннар: 7-51-98, 8-906-123-88-17.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев