Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның булачак татар журналистлары практик зачет бирде

Булачак каләм ияләрен әзерләүдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә саллы гына өлешен кертә.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый.

Булачак каләм ияләрен әзерләүдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә саллы гына өлешен кертә, ягъни газета-журнал мөхәррирләре практик дәресләр үткәрә һәм өметле укучыларны уку дәверендә үк эшкә чакыра. Мәсәлән, икенче курс студентларына «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков белем бирсә, беренче курслар белән «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Татмедиа» җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева шөгыльләнә. 

Укучылардан сынау алуны "Татмедиа"ның генераль директоры Шамил Садыйков күзәтте. 

Зачет тапшыру өчен студентларга семестр дәверендә практик эш бирелгән булган. Сынау көне җиткәч, бары тик шуларның нәтиҗәсен генә күрсәтәсе иде. Мәсәлән, беренче бирем — әзер текстка башисем табу. Икенче бирем — инстаграмда туры эфир уздыру һәм шуның нәтиҗәсе буенча мәкалә язу. Соңгы бирем буларак ирекле темага мәкалә язарга кушылган. Укучылар үзләрен борчыган темаларны яктыртканнар. 

Шамил Садыйков студентларның беренче зачетын уңышлы дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев