Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары

КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды. 

КФУның Алабуга институтында «Автомен» һәм «Автоледи» һөнәри осталык конкурсы узды, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Башта студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә теория буенча ярышты, аннан соң машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Автоледи-2022» номинациясендә 1нче урынны инженер-технология бүлегенең 3 курс студенты Алинә Рәхимова, ә егетләр арасында 1 урынны математика һәм табигый фәннәр бүлегенең 1 курс студенты Евгений Дорофеев алды.

Җиңүчеләр КФУның Алабуга институты исеменнән «Автосессия-2022» республика конкурсында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев