Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында 7 нче халыкара тюркологик конференция үтәчәк

Анда катнашырга теләүче галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлардан материаллар кабул ителә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы "Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла һәм ул киләсе 7 февраленә билгеләнгән. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла.
Оештыручылар белдергәнчә, материаллар агымдагы ел беткәнче кабул ителә, дип игълан итә БТК БК сайты.
Конференциянең төп юнәлешләре:
- хәзерге тел белеменең актуаль мәсьәләләре;
- төрки халыкларның топонимикасы һәм ономастикасы;
- төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты;
- төрки халыкларның рухи мәдәнияте һәм лингвокультурологиясе;
- тәрҗемә һәм контактология мәсьәләләре;
- төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда яңа алымнар;
- төрки халыкларның дине һәм тарихы.
Конференциягә татар, рус, төрек телләрендә язылган мәкаләләр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: (885557)7-52-89 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканаты); E-mail: kaf_tat_fil_el@kpfu.ru; tatfilkaf@yandex.ru

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев