Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хакимият вәкилләре халык белән М12 трассасының өстенлекләре турында сөйләште

Якын-тирә авылларда яшәүчеләр магистраль юл төзелеше турында сөйләшүләрнең барлык этапларында катнашачак.

Бүген хакимият вәкилләре Лаеш районы Каип һәм Русское Никольское авылы халкы белән очрашты. Очрашуда Мәскәү-Казан автотрассы төзелеше мәсьәләсе каралды. 
Якын-тирә авылларда яшәүчеләр юл төзелешен проектлаштыру һәм төзү турында сөйләшүләрнең барлык этапларында катнашачак. Автотрассаның республикадагы участогы 163 млрд сум белән бәяләнә. Шуны әйтергә кирәк, әлеге сумманың 60 проценты федераль казнадан бирелә.
Юлның республикадагы участогы 3 федераль трассаны берләштерәчәк, бу үз чиратында, транспорт агымын тигез итеп бүләргә мөмкинлек бирәчәк һәм Казаннан читтә транзит хәрәкәт юлы булдырачак. Юл катгый санитар нормалар буенча төзеләчәк. Шул исәптән тавыш дәрәҗәсе дә исәпкә алыначак. Моннан тыш, агачлары биш рәткә утыртылган 20 метрлы урман полосасы утырту да каралган. Агачларның файдасы ел әйләнесендә булсын өчен, төрле яфраклы агачлар, куаклар утыртылачак.
Хакимият вәкилләре белән очрашуда Лаеш районы халкы экологияне саклау, куркынычсызлык, тирә-як территорияне төзекләндерүгә кагылышлы сораулар бирде. Барлык тәкьдимнәр һәм үтенечләр очрашу беркетмәсенә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев