Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Халык контроле»нә мөрәҗәгатьләр саны артты

Моның төп сәбәбе — коронавирус инфекциясе.

Узган айда республика халкы «Халык контроле» системасында 652 мөрәҗәгать калдырган. Мәсәлән, «Сәламәтлек саклау» бүлеге буенча гаризалар сентябрь белән чагыштырганда 200гә күбрәк булган һәм август хәбәрнамәләре саныннан 2,5 тапкыр диярлек артып киткән.

Татарстанлылар барыннан да бигрәк белгечкә (поликлиникада яки дәүләт хезмәтләре аша) язылу мөмкинлеге булмауга, талоннар җитмәүдән һәм медицина учреждениеләрендә персоналның җитмәвенә зарлана. Гаризалар саны буенча Казан алда бара, шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Питрәч һәм Алабуга шәһәрләре алдынгы урыннарда..

«Сәламәтлек саклау» категорияләре буенча мөрәҗәгатьләрнең саны арту көз өчен традициягә әйләнде, әмма быел эпидемиологик хәлнең начар булуы да чагылыш таба. 

«Халык контроле» системасының баш модераторы, регион белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская аңлатканча, бу үз чиратында поликлиникага мөрәҗәгатьләр саны, өйгә табиб чакыру чораклары артуны, call-үзәкләргә шалтыратулар санын артуны үзенә яртә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев