Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ХАЛЫК КОНТРОЛЕНДӘ

ТР Дәүләт хезмәтләре сайтындагы “Халык контроле” сервисы алабугалылар арасында киң кулланыла.

2012 елдан башлап, Алабуга районы буенча 1747 гариза алынган. Хәзергә аларның 15е карала, 116сын алда тикшерү көтә, 114 гариза нигезле рәвештә кире кагылган. Мисалга,  Булат Ш. яктырту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән: Казан урамында фонарь янмый. Бу гаризаны шәһәр башкарма комитетына юллаганнар.

Равшан Ш. Тынычлык проспектында урнашкан фонтанның торышыннан зарланган. Гариза үтәлгән – фонтан чистартылган. Дина С. хәбәр итүенчә, Казан урамында юынтык сулар каналының капкачы төшә икән. Бу мәсьәлә хәл ителә. 

Районыбызда яшәүчеләрне иң борчыганы: урыннарны төзекләндерү, муниципаль юлларны җайландыру, юл хәрәкәтен оештыру, бакча һәм скверлар, җәмәгать транспорты, караучысыз этләр һәм чүп өемнәре.

Әйтергә кирәк, 2012 елдан бирле, “Халык контроле”нә Алабуга районындагы коррупция очраклары турында бер хәбәр дә алынмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев