Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде

Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы һәм пенсияләрне индексацияләүне килештерде. Барлык күрсәткечләрне 10 процентка арттырырга ниятлиләр, дип яза «Ведомости» газетасы.

Газета мәгълүматлары буенча, хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумын һәм иминият пенсиясен күпмегә арттыру мәсьәләсен тикшергәндә төрле фикерләр әйтелгән. Шунлыктан хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.

Бүген Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум тәшкил итә. Яшәү минимумы күләме аена 12 654 сумга җитте.

Март уртасында РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә бюджет хезмәткәрләренең эш хакын, хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумын, пенсияләрне һ.б. социаль түләүләрне арттыру өчен чаралар әзерләргә кушкан иде.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X