Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәнифов: М12 автоюлын төзегәндә җирле халык уңайлыкларында экономияләнмәчәк 

Трассаның республика аша үтүче озынлыгы — 142 км.

Мәскәү-Казан М12 трассасын төзегәндә якын-тирә авыл халкына яшәү өчен мөмкин кадәр күбрәк уңайлы шартлар булдырырга тырышачаклар. Моның өчен, әлбәттә, акча чыгымнары да күбрәк кирәк булачак. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 
«Кыргый хайваннарның һәм йорт терлекләренең юл аркылы чыгу мәсьәләсе турында сөйләштек. Җирле юлларның федераль трассаны мөмкин кадәр гармонияле кисеп үтүе турында сезнең үтенечне проектлаучылар ишетте. Федераль трасса җирдә үтсә, без өстән йөриячәкбез. Трасса ерактарак, җирле халыкка комачау итмәслек итеп төзелә. Хәтта бу, үз чиратында, чыгымнарның артуына китерсә дә», — диде Хәнифов.
Трассаның безнең республика аша узучы озынлыгы 142 км тәшкил итә. Төзелеш 163 млрд сум акча белән бәяләнә. Автомобиль юлының буеннан буена тавыш йотучы экраннар кую һәм урман утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X