Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Хәят Кимья” предприятиесе Алабуга үзәк район хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте

"Хәят Кимья" үз продукциясеннән 200 тартма бүлеп бирде: боларның 100 тартмасы – бәдрәф кәгазьләре һәм шулкадәр үк тартма – кәгазь сөлгеләр.

Кичә “Алабуга” МИЗының тагын бер резиденты Алабуга үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә хәйрия ярдәме күрсәтте."Хәят Кимья" үз продукциясеннән 200 тартма бүлеп бирде: боларның 100 тартмасы – бәдрәф кәгазьләре һәм шулкадәр үк тартма – кәгазь сөлгеләр.

– Безнең продукция - санитария-гигиена билгеләнешендә, йөз процентлы целлюлозадан җитештерелә. Мөмкинлектән чыгып, без киләчәктә дә шәһәрнең  медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтербез, ди директор ярдәмчесе Рушан Салихов.

Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров, үз чиратында, күрсәткән ярдәме өчен предприятие җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев