Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КИЛЕШҮЛӘР ӘЗЕРЛӘНӘ

Кытай базарына керү җиңел булмаячак, дип саный Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Бу хакта ул Министрлар Кабинетында узган брифингта "Кытай вәкилләре белән нинди дә булса килешүләр төзелмәдеме?" дигән сорауга җавабында белдерде. Искәртеп үтик, 5-7 июль көннәрендә Татарстанда узган "Бөтенроссия кыр көне-2017" чараларында Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу катнашты.

"Миңа бүген Кытай белән нинди килешүләр булачагын әйтү җиңел түгел. Былтыр Александр Ткачев җитәкчелегендәге делегация составында Кытайга баргач та, аларның базарына болай җиңел генә кереп булмаячагын аңладык", - диде Татарстан министры. Аның сүзләренә караганда, Бөтенроссия кыр көне кысаларында килешүләр буенча бу атна азагында йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев