Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кириенко Татарстанны креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча алдынгы төбәк дип саный

Креатив индустрияләр ил һәм регионнар үсеше өчен җитди ресурс.

Татарстан креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча лидер төбәкләр рәтендә. Бу хакта «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко хәбәр итте.
Җитәкче фикеренчә, креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар туплау мөмкин. Мондый аңлау федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләр дәрәҗәсендә дә бар. «Хокукый шартлар, креатив индустриягә ярдәм итү буенча законнар формалаштыру турында кайгырткан беренче төбәкләр арасында Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы бар. Башка төбәкләр дә актив үсештә», — диде Кириенко.
Креатив индустрия төбәкләр һәм тулаем ил үсеше өчен җитди ресурс. Бу керемнәрне һәм салым базасын үстерү өчен мөмкинлек. 
Бүген Сочида «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы үз эшен башлап җибәрде. Чараны стратегик инициативалар Агентлыгы һәм Росконгресс Фонды оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев