Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кисәтелгән кеше – коралланган

Алабугада халык күп җыела торган урыннарның азы гына террорчылыктан яклау таләпләренә туры килә. Район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә узган чираттагы комиссия утырышында әнә шундый мәгълүмәт җиткерелде.

Халык күп була торган 131 объектны тикшерү нәтиҗәсендә, прокуратура тарафыннан 49 күрсәтмә бирелгән.

Полиция башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Кәлимуллин еш очраган кимчелекләр турында әйтеп үтте: объектлар киртәләнмәгән, видеокүзәтү юк, сак һәм янгын сигнализациясе куелмаган, мәгълүмәт стендлары тиешенчә яктыртылмаган. Район башлыгы моны кискен тәнкыйтьләп чыкты: “Нигә бу таләпләрне беркем дә җитди кабул итми? Димәк, кырысрак таләп итәргә кирәк”. Җавапсыз милекчеләр өчен, үрнәк урыннар хакында истәлек белешмә эшләргә тәкъдим итте.

Гражданнар шулай ук уяурак булырга тиеш: Федераль Куркынычсызлык хезмәте хәбәрләренә караганда, халыкара террорчылык оешмалары Россиягә җибәрү максатында төркемнәр әзерли. Шикле күренгән күршеләрегезгә, фатир һәм йортларга, кичләрен җыелучы, кап һәм тартмалар китерүче кешеләргә игътибар бирү мөһим. Коммуналчыларга да, авыл җирлеге башлыкларына да тикшерепкүзәтеп тору кушылган. Соңгы вакытта Европа һәм Американың имин саналган шәһәрләрендә булып үткән эре террор чаралары күрсәткәнчә, уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Бу безгә кагылмас, дип ышанырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев