Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Китап» радиосы автомарафонны башлады

Бүген 13.00дә автобус Алабугага киләчәк.

Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән авточабышы башланды. Ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чара барышында Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнары, Чаллыда, Башкортстанның кайбер районнарында булу күздә тотыла.

«Китап» радиосы атрибутикасы белән бизәкләнгән яшел автобус билгеләнгән районнар буйлап узачак. Чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак. Анда «Китап» радиосы алып баручысы һәм башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр укый, «MINGAZOV» кавер төркеме һәр татар һәм башкорт кешесенә таныш җырлар башкара.

«Әлеге кичәне беренче чиратта Казанда тәкъдим иттек. Ул вакытта тамашачы безне бик җылы кабул итте. Башка район һәм шәһәрләргә дә чакырдылар. Аллага тапшырып, өч көнлек юлга кузгалабыз», — диде Лилия Кадырова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән авточабышның максаты: татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау, милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы «Китап» радиосын популярлаштыру.

«Гасырлар буена бергә дус булып яшәгән күршеләр — башкорт һәм татар мәдәниятенең никадәр якын булуын, тыңлаган җырларыбыз, сөйләгән шигырьләребезнең никадәр уртак булуын күрсәтергә телибез. Без бер үк җырларны тыңлап, бер үк шагыйрьләр, язучылар иҗатында тәрбияләнгән кешеләр», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Алмаз Миргаязов.

Авточабышта катнашучыларны Казаннан Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары озатты. Ә «Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов чарага кушылып, үзе дә Казан-Уфа-Казан маршрутында катнаша. Ул автотурның һәр ноктасыннан яңалыклар белән уртаклашачак. Чараны "Интертат"ның Инстаграм сәхифәсендә дә күзәтеп бара аласыз, дип яза Татар-информ.

Исегезгә төшерәбез, бүген аристлар белән автобус Алабугага килә. Чара Алабуга шәһәрлегендә (Городище) үтә һәм 13.00дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X