Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Китап” яңа милли радиосында эфирның яртысы – җырларга, икенчесе әдәбиятка багышланачак

Теләге булган һәркем AppStore һәм Google Play кебек кушымталар аша кереп, аны үз телефоннарына алырга мөмкин.

2020 ел ахырына “Китап” яңа милли радиосында эфирның яртысы җырларга, икенчесе әдәби әсәрләрне укуга багышланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Татмедиа” АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, “Китап” радиостанциясенең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов билгеләп үткәнчә, әдәби программаларның бер өлеше сәнгать әсәрләренең багажын тулыландыруга карап артачак.

“Китап” радиостанциясенең бүгенге форматына килгәндә, хәзер эфирның 70 проценты диярлек музыка.

Әлеге радиода 90нчы еллар ахырында популяр булган, әмма хәзер инде онытылып килгән җырлар да яңгыраячак.

Алмаз Миргаязов сүзләренә караганда, эфирда радио тыңлаучыларның яраткан артистлары башкаруында матур заманча җырларны да тыңларга мөмкинлек булачак. “Бер-ике сәгатькә бер тапкыр заманча җырлар куячакбыз. Кыскасы, радиода иң яхшы музыка һәм иң яхшы әсәрләр тәкъдим ителәчәк”, – диде ул.

Теләге булган һәркем AppStore һәм Google Play кебек кушымталар аша кереп, аны үз телефоннарына алырга мөмкин.

App Store:
https://vk.com/away.php?to=https://apps.apple.com/ru/..
Play Market:
https://vk.com/away.php?to=https://play.google.com/st..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев