Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Көмеш бүреләр» Америкага бара

Алабуга хоккей командасын халыкара турнирда катнашырга чакырдылар.

Турнир Бостонда 22 марттан 2 апрельгә кадәр үтәчәк. Безнең «Көмеш бүреләр» Американың биш командасы белән көч сынашачак.

Чит ил хоккейчылары белән очрашулар Америкада ел саен үткәрелә. Бу юлы анда 1999 елгы спортчылар чакырылды.

Әлеге чараның барлык финанс чыгымнарын спортчыларның әти-әниләре үз өсләренә алды. Хәзер хоккейчылар үзләре өчен яңа шартларда узачак турнирга әзерләнә: Американың хоккей кортлары мәйданы безнекеләрдән кечкенәрәк икән. Безнең спортчылар 5 иптәшләрчә очрашу һәм 4 матч үткәрәчәк. Алар буенча ярышларга нәтиҗә ясала һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк.

«Көмеш бүреләр» хоккей командасы тренеры Альберт Миңнәхмәтов сүзләренә караганда, егетләр яхшы уен күрсәтеп, зур җиңүгә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев