Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кол Шәрифтәге иң зур басма Коръән махсус сак белән Болгарга китте

Изге китап Болгарда төзелгән яңа корылма - Истәлек билгесенә урнаштырылачак

Бүген иртән иртүк - сәгать тугызлар тирәсендә республиканың "Яңарыш" фонды заказы буенча эшләнгән, Гиннесслар рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръәнне Кол Шәриф мәчетеннән, махсус ясалган имән тартмага салып, сак астында Болгарга алып киттеләр. Изге китап нәкъ шушы тартмада 2011 елның 17 ноябрендә Италиядән Казанга алып кайтылган һәм Кол Шәрифтә тимер постаментка куелган иде. Ул чакта Коръәнне тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: "Бу Коръән мәңгелек саклауга Болгарга тапшырылачак", - дип белдергән иде.

Коръәннең киңлеге - 1,5 метр, биеклеге - 2 метр, ул 632 биттән тора, авырлыгы - 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.дан гыйбарәт.

Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды.

17 майда Татарстан дин әһелләре, Изге китапны Болгарга күчерү һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы уңаеннан Кол Шәриф мәчетендә хәтем оештырды: Коръәнне тулысынча укып чыкты.

Бүген Коръәнне күчерү эшләре иртәнге сәгать 7 тулу белән башланып китте. Кол Шәриф имамы мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов хәбәр иткәнчә, бу эш өчен "Казан Кремле" музей-ядкәрлеге һәм "Яңарыш" фонды җаваплы иде. "Казан Кремле" музей-ядкәрлеге директорының җитештерү-хуҗалык эшчәнлек урынбасары Александр Костенников һәм Кол Шәриф имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров җитәкчелегендә эшчеләр Изге китап бик кадерләп һәм бик тырышып (чөнки Коръән шактый авыр, 800 килограмм тора), башта имән тартмага салды, аннан урамга алып чыгып, кран белән машина арбасына күтәрде.

Аңлашыла ки, Кол Шәриф күркенә әйләнгән Коръән, беренчедән, Изге китап булса, икенчедән, кыйммәтле сәнгать әсәре. Эшчеләрнең моның мөһимлеген аңлап эшләүләре бик ачык күренде. Бөтенесен җиренә җиткереп, тартмага саклагыч паралоннар салып, өстен дә каплаганнан соң гына, имән тартманың капкачын яптылар. Аннан соң шунысы да сокландырды: бу эшне ашыкмыйча, артык борчылмыйча, шулай да бераз дулкынлану белән, тыныч кына башкардылар. Коръәнне Болгарга күчерүнең тиешле дәрәҗәдә оештырылганы күренеп торды. "Казан Кремле" музей-ядкәрлеге директорының җитештерү-хуҗалык эшчәнлек урынбасары Александр Костенников һәм Кол Шәриф имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә эшнең үзәгендә кайнады.

Изге Коръәнне Болгарга "Сәфәр" догасын укып озаткан Рамил хәзрәт Юнысов сүзләренә караганда, Коръән Кол Шәриф мәчетендә торганда аны карарга бик күп кеше килгән. "Без бүген Коръән белән азга гына саубуллашабыз. Изге урын саналган Болгарда аны миллионлаган туристлар күрә алачак. Аллаһы Тәгалә сүзе булган Коръән бөтен кешеләргә шатлык, яктылык, рухи чисталык һәм рухи азык китерер дип ышанам", - диде хәзрәт.

Изге китап Болгарда төзелгән яңа корылма - Истәлек билгесенә урнаштырылачак. Коръән анда ябык килеш торачак. Монда аның ярымкыйммәтле ташлар белән бизәлүе дә искә алына. Ислам буенча да Коръәннең ябык торуы сорала. 21 майда - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителү көнендә - иртәнге сәгать тугызда корылманы ачу тантанасы үткәрелә. Тантанада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов һәм башка дин әһелләре, рәсми затлар катнашыр дип көтелә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев