Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Колосовка авылында күп балалы гаиләләр яшәгән урынның төп урамында юл ясалды

Шоссе урамына вак таш җәю республика программасы буенча башкарылды.

Танайка авыл җирлеге башлыгы Галина Праздникова сөйләвенчә, Шоссе урамына вак таш җәю республика программасы буенча башкарылды.
− Юлны стандартлар буенча, грунтны алып, ком җәеп түшәделәр, урал ташы тыгыз утырды, ул ныграк, − дип аңлатты ул.
Мондый юлның бәясе шактый зур — 1300 метр ара өчен 8 миллион сум.
Алабугалылар яхшы юл кирәклеген күптәннән әйтә килде, бу территория үсештә. Биредә 778 кишәрлек үз торакларын төзүче күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән. Аларның кайберләре йорт салып, шунда яши инде, шуңа күрә яхшы юл кешеләр өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X