Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы алабугалыларның акча исәпләрен ябалар

Бүгенге көндә шәһәрдә коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч 114 миллион сум тәшкил итә.

Суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур күләмдә әҗәтләре булган алабугалыларның акча исәпләрен яба башлады. Соңгы ай ярым эчендә 27 миллион сумлык 1 меңнән артык акча исәбе ябылган инде.

"Бурычлыларның барлык акча исәпләре: хезмәт хакы, депозит исәпләре һ.блар - барысы да ябыла. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар үзләре гаепле, күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түләргә кирәк", - дип аңлатты мондый карарны Алабуганың өлкән суд приставы Илдар Җәләлов һәм, киләчәктә приставлар тагын бер проектны гамәлгә ашырырга җыена, дип тә өстәде. Рейд комиссияләре вакытында бурычлылар еш кына ишек ачмаганлыктан, приставлар тиздән аларның эш урыннарына ук барачак.

Хәзерге вакытта алабугалыларның коммунальчылар алдында гомуми бурычы 114 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев