Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Компанияләрнең 45 проценты Яңа ел корпоративларын үткәрергә планлаштырмый

Тикшерүне SuperJob агентлыгы үткәргән. 

SuperJob компаниясе үткәргән сораштыру буенча, эш белән тәэмин итүчеләрнең күбесе яңа ел корпоративларын үткәрүне планлаштырмый. 
Компания җитәкчеләренең 13 проценты хәбәр итүенчә, Яңа елны алар офисларда хезмәттәшләр белән үткәрергә уйлый. 
Һәр икенче компания яңа ел бәйрәменең кайда үтәчәге турында әле уйламаган. Аларның күбесе чараны үткәреп булуга ышанып бетми. Сентябрьдә андыйлар 35 процент булса, октябрьдә болай уйлаучылар инде 45 процент тәшкил иткән. Моңа эпидимиологик вәзгыятьнең катлаулануы йогынты ясаган. 
Сораштыруда катнашучыларның 32 проценты корпоративны яңа форматта — дистанцион онлайн-корпоратив итеп үткәрергә ниятли. 
Сораштыруның дөреслеккә туры килү-килмәвен аңлар өчен, без республиканың танылган бәйрәм агентлыкларына мөрәҗәгать иттек. Ачыкланганча, Татарстанның эре компанияләре онлайн-режимга күчәргә риза түгел һәм бәйрәмне бары тик ресторанда үткәрергә генә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев