Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Конституциягә төзәтмәләр буенча миллионнан артык татарстанлы тавыш биргән

Республика халкы тавыш бирү өчен иң кулай форманы сайлый ала.

Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 1 миллион 162,5 мең кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илнең Төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 миллион татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган. Тавыш бирү 25 июньдә башланды.
Гражданнар беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирә ала — мондый участоклар махсус җиһазландырылган автобусларда һәм палаткаларда ачык. Алардан республиканың 92 мең 430 кешесе файдаланган. Йорт яны территорияләрендә барлыгы 427 сайлау участогы булдырылган, аларның эш графигы турында участок сайлау комиссияләре хәбәр итә. Шул ук вакытта 30 июнь кичендә алар ябылачак, тавыш бирүнең төп көнендә — 1 июльдә стационар участокларда һәм өйдә генә тавыш бирергә мөмкин булачак.
Участокка килә алмый торган татарстанлыларга сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә килә. 28 июньнең 12 сәгатенә өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 144 мең 801 кешесе файдаланган. Тиешле гаризалар 1 июльнең сәгать 17.00 гә кадәр кабул ителә.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителә, участокларда куркынычсызлык чараларын үтәү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, һәркайда дезинфекция эретмәләре кулланып даими җыештыру үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев