Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирус аркасында Күп функцияле үзәкләр эш шартларын вакытлыча үзгәртә

Киләсе атнада Күп функцияле үзәкләр яңа документлар кабул итүне туктатачак.

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәк офислары әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк, яңа документлар кабул итүне туктатачак дип “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Бу вирустан саклауны тәэмин итү кирәклеге белән бәйле.

Россия Президенты Владимир Путинның “Россиядә эшләми торган көннәрне игълан итү турында”гы указы нигезендә, яңа Сovid-19 тибындагы коронавирус таралу куркынычын булдырмас өчен, республика Хөкүмәте тиешле карар кабул итте.

Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк колл-үзәге гадәти режимда эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Карантин чаралар эшли башлаганчы Күп функцияле үзәкнең шәһәр бүлекләрендә көненә меңгә якын кеше булган, ә хәзер килүчеләр саны 20 проценка арткан.

Кирәкле хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул вакытта Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү зарурлыгы булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев